Куделькин В.И. Кош караучы. М.Вәлиева портреты. 1962

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Куделькин В.И. Тәнәфес. Оргсинтез заводы. 1964

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1911 елның 9 гыйнвары, Алатырь шәһәре – 1995 елның 14 июне, Казан.

Чабаксар сәнгать училищесен тәмамлый (1938), 1938–1940 елларда Мәскәүдә рәссамнарның квалификациясен күтәрү курсларында В.А.Бакшеевта укый.

1940 елдан Казанда яши һәм эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1940). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1975 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта.

Куделькин В.И. ТАССРның Куйбышев районы Никольское авылының М.И.Кузьмин бригадасы алдынгы сыер савучылары. 1978–1979

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Куделькин В.И. Куян үстерү фермасы бригадиры Е.П.Макарова портреты. 1960

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Куделькин В.И. КамАЗ хатын-кызлары. 1972

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Нәкышьче буларак, күбрәк портрет жанрында эшли. Аның тарафыннан башкарылган замандашлар портретларының зур галереясы барлыкка килә – авыл хезмәтчәннәре, эшчеләр сыйныфы һәм интеллигенция вәкилләре. Үзләренә якын мохиттә сурәтләп, рәссам аларның эчке дөньясын тулысынча ачуга ирешә. Иҗат ысулының ихласлык һәм тормыш чынбарлыгын сурәтләү кебек төп сыйфатлары 1950 елларда формалаша.

В.Куделькин – психологик портретлар остасы: «Корея кызы Ким Ден Ок» (1951), «Яшь рәссам кыз» (1955), «Бораулау остасы Г.З.Гайфуллин портреты» (1956), «Ахирәт кызлар Л.Әхмәтҗанова һәм Т.Бирюкова» (1968). Казан «Органик синтез» предприятиесе эшчеләре образларын иҗат итүе рәссам иҗатында мөһим этап булып тора. Әлеге сериянең үзәгендә («Тәнәфес» картинасы, 1964) В.Куделькин булачак завод биналарын коручы төзүчеләр бригадасының коллектив портретын сурәтли.

1970 еллар башында Рәссамнар берлеге каршында «КамАЗ» һәм «Авыл» иҗат төркемнәре оештырылуы рәссамнарга яңа батырлар тудыручы тынгысыз хезмәт стихиясенә кереп чуму мөмкинлеге ача: «КамАЗның хатын-кызлар бригадасы» (1972), «КамАЗны төзүче-бригадирлар Сәлахов һәм Новолодский портреты» (1975), «ТАССРның Куйбышев районы Никольский авылындагы М.Кузьмин бригадасының алдынгы сыер савучылары портреты» (1978–1979), «Игенче С.Гыйматдинов» (1983).

В.Куделькин мәдәният һәм фән эшлеклеләре образларын гәүдәләндерүдә дә актив эшли. Портретларның һәркайсында – Х.Туфан (1974), Н.Исәнбәт (1974), Н.Арсланов (1977), Д.Вәлиев (1983), М.Сәлимҗанов (1985) – оста иҗади шәхес илһамлы хезмәт халәтендә күрсәтелә.

Ул берничә тапкыр тарихи темага («М.И.Калинин Татарстан крәстияннәрендә кунакта», 1968–1969), элеккеге фронтовик буларак, хәрби-патриотик темага да («Исемсез биеклектә», 1969; «Шәфкать туташы Р.Даггелете портреты», 1976; «Советлар Союзы Герое Н.Якупов портреты», 1977; «Питрәч районы Бөек Ватан сугышы хатын-кыз ветераннарының төркемле портреты», «Политрук (М.Җәлил)», 1985–1986) мөрәҗәгать итә.

Куделькин В.И. Идел култыгы. 1979

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Куделькин В.И. Кыш. Җепшек көн. 1962

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Татарстанның хезмәт алдынгылары, авыл хезмәтчәннәре һәм мәдәният эшлеклеләренә багышланган картиналар сериясе өчен бирелә (1986).

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Куделькин В.И. Яшь рәссам. 1955

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1942 елдан); төбәк – «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Волгоград шәһәре, 1967; Ульяновск шәһәре, 1969; Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980); бөтенроссия – «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1960), «РСФСР рәссамнарының Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган күргәзмәсе» (Волгоград шәһәре, 1975) һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1959, 1961, 1971, 1976, 1981) һәм Әлмәттә (1982) уздырыла.

Куделькин В.И. Дуслар. 1959

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Чаллы шәһәренең Тарих музеенда, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләре картиналар галереяларында саклана.

Куделькин В.И. Кашкарыйлар һәм миләш белән натюрморт. 1978

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Художники Российской Федерации: В.Куделькин: буклет. Л., 1960.

Выставка произведений Виктора Ивановича Куделькина: каталог. Казань, 1961.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Т.В.Голубцова