Авыл 1678 елдан мәгълүм. 1930 елларга кадәр Байчура Чишмәсе буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Бискуринской, Анля исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1855 һәм 1912 елларда төзелә), мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1940,2 дисәтинә (Московский Ключ авылын да кертеп) тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Карадуган авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл чишмә” колхозы оештырыла, 1951 елдан – “Фән” колхозы, 1953 елдан – “Авангард” колхозы, 1959 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1987 елдан – Рәхимов исемендәге колхоз, 1994 елдан “Игенче” колхозы составында, 1995 елдан “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2000 елдан “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда – мәктәп, 1930 елда – уку өе, 1952 елда – китапханә, 1939 елда клуб ачыла.

Мәктәп – хәзер Советлар Союзы Герое Б.С.Рәхимов исемендәге тулы булмаган урта мәктәп. 1918–1930 елларда авылда яшәгән Б.С.Рәхимов исемен 2015 елдан йөртә.

Хәзер авылда балалар бакчасы (1991 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, авыл клубы (2014 елда яңа бина төзелә), мәчет (1992 елдан) бар.

Авылда Советлар Союзы Герое Б.С.Рәхимовка бюст куелган.

Күренекле кешеләре

Р.М.Ибраһимова (1950 елда туган) – җырчы, ТАССРның халык артисты;

Җ.С.Сәләхова (1925–2009) – җырчы, ТАССРның атказанган артисты;

Р.С.Хөсәенов (1953 елда туган) – инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 93 ир-ат;
1859 елда – 444,
1897 елда – 739,
1908 елда – 852,
1920 елда – 1000,
1926 елда – 917,
1938 елда – 889,
1949 елда – 514,
1958 елда – 474,
1970 елда – 424,
1979 елда – 331,
1989 елда – 307,
2002 елда – 315,
2010 елда – 308,
2015 елда – 303 кеше (татарлар).