Argyronetidae семьялыгының бердәнбер вәкиле. Европаның төче сулыкларында таралган.

Татарстан территориясендә сирәк очрый. Үсемлекләр күпләп үскән акрын агымлы һәм агымсыз сулыкларда яши.

Ата затлар 15-20 мм, ана затлар – 10-12 мм озынлыкта. Су астында сулыш алу өчен һава катламы җыеп кала торган, юешләнмәүче йомшак төкләр белән капланган корсагы терекөмеш тамчысы кебек ялтырый (фәнни исеме шуннан). Үпкә белән сулауга караганда, тән сулавы өстенрәк. Ана зат, пәрәвезне тыгыз үрү сәбәпле, һаваны тотып торучы кыңгыраусыман оясын су астында ясый, анда исә йомыркалы кузыны урнаштыра һәм маймычлар чыкканчы аны саклый. Су бөҗәкләре, еш кына личинкалар белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).