Эчтәлек

Салма бодай, карабодай, ясмык яисә борчак оныннан әзерләнә. Әзер камырны өлешләргә бүлеп, 1–1,5 см калынлыкта итеп баусыман тәгәрәткәч, Әстерхан чикләвеге зурлыгында кисәкләргә киселә, аларны колак яфрагы формасына китереп киптерәләр.

Татарларда салма, гадәттә, шулпада кабартып бирелә, аңа катык өстәп, вак итеп туралган яшел тәмләткечләр салына. шулай ук, бәрәңгеле, борчаклы, ясмыклы ашлар әзерләү өчен, суган һәм кишер белән дә кулланыла.

Әдәбият

Татарская кухня. Казань., 1985.

Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татар халык ашлары. Казан, 1999.