Эчтәлек

Казан хәрби округында 1916 елда оештырыла.

Казанда урнаша.

1917 елның 1 гыйнварына 10,4 меңгә якын кеше исәпләнә.

1917 елның мартында солдатлар полк комитеты төзи, ул май башында Эшче һәм солдат депутатлары Петроград советының солдатларга гражданлык хокукы бирү, хезмәттән һәм сафтан тыш офицерлар белән тигезлек, титуллаштыруны бетерү һәм башка турындагы 1 нче боерыгы нигезендә устав төзи.

Солдатлар сугышудан баш тарталар, 12 июньгә рөхсәтсез китүләрдә 1,4 меңнән артык кеше исәпләнә.

Март–октябрьдә революцион эшчәнлек өчен полктан фронтка 11 марш ротасы җибәрелә. Сентябрьдә полк комитеты хәрби диктатура урнаштыру максаты белән генерал Л.Г.Корнилов җитәкчелегендә кораллы фетнәгә күтәрелүне гаепләп чыга.

1917 елның октябрь–ноябрендә Казандагы Октябрь кораллы күтәрелешендә полк большевиклар ягында катнаша.

1917 елның декабрендә Мөселман полкы дип үзгәртелә. Аның белән 2 нче Дәүләт Думасының элекке депутаты Ә.М.Биглов җитәкчелек итә, хәрби ахун итеп Гатаулла Баһаветдинов билгеләнә. Алар, Совет хакимиятен яклаган полк комитеты рәисе Харис Әхмәтовтан аермалы буларак, бу хакимиятне танудан баш тарталар, хакимиятне Учредительләр җыенына бирү өчен көрәшәләр. «Болак арты республикасы» көннәрендә солдатларның төп массасы урталыкны саклый, полк коралсызландырыла һәм таратыла. Солдатларның бер өлеше Беренче Мөселман социалистлар полкы сафларына керә.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Октябрь и национально-государственное строительство в Татарии. М., 1969;

Великая Октябрьская социалистическая революция: Энцикл. М., 1987.