Биографиясе

1950 елның 3 гыйнвары, Алтай краеның Сетовка авылы — 2011 елның 20 октябре, Казан.

1973 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1977–1981 елларда Оренбург политехник институтында укыта.

1981 елдан Казан авиация институтында, Динамика һәм ныклык проблемалары фәнни-техник үзәгендә директор урынбасары (1991–1996). 1996 елдан Казан энергетика университетында: материаллар белеме һәм ныклыгы кафедрасы мөдире, проректор (1997 елдан), ректор (2004–2011).

Хезмәтләре математик модельләштерүгә, санлы алымнарга, катлаулы структураларның ныклыгын, тотрыклылыгын һәм динамикасын өйрәнүгә карый. Петрушенко сыгылмалы системаларның тотрыклылыгын һәм тирбәнешләрен тикшерә.

Хезмәтләре  

Метод конечных сумм, базирующийся на полиномах Лагранжа, в задачах механики оболочек вращения // Изв. вузов. Авиац. техника. 1993. № 4;

Проекционный метод исследования механики нестационарного деформирования составных оболочек, предварительно нагруженных статической нагрузкой // Тр. 17 Междунар. конф. по теории оболочек и пластин. К., 1996;

Колебания оболочек сложной геометрии, предварительно нагруженных статической нагрузкой. К., 1997.