Биографиясе

1956 елның 5 мае, Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә туган.

Мәскәү архитектура институтын тәмамлаганнан соң (1979), Казан архитектура-төзелеш университетында укыта; 2000–2010 елларда архитектур мирасны реставрацияләү һәм реконструкцияләү кафедрасы мөдире.

Бер үк вакытта, 1979 елдан, архитектура-проектлау остаханәсе белән җитәкчелек итә.

РФнең Сәнгать академиясе (1989) һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы (2000).

Иҗаты

А.Саттаров проектлары буенча Казан Кремлендә Колшәриф мәчете ансамбле (1997–2005, автордаш, шәһәр төзелеше чишелеше һәм мәчет интерьерларының сәнгати-декоратив бизәлеше авторы), Тукай районының Шәңгәлче авылы мәчете (2006), Казахстанның Актүбә шәһәрендә «Нургасыр» мәчете (2008), Башкортстанның Эстәрлетамак районында «Суфия» мәчете (2008) төзелә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2012),

Казахстан Республикасының 2 нче дәрәҗә «Дуслык» ордены белән бүләкләнә.