Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы урамы. 2016

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында По обе стороны речки Шошмы исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук йон тетү, чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, салат заводы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1272,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “Шушма” колхозы оештырыла, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1990 елдан  “Нуса” күмәк предприятиесе, 2001 елдан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1957–1965 елларда совхоз белән Советлар Союзы Герое Н.С.Сафин җитәкчелек итә. Совхоз орлыклык бәрәңге үстерү, сөт терлекчелеге, кошчылык, йорт куяны һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә. Зур булмаган кирпеч заводы һәм мебель ясау цехы бар.

Халкы күбесенчә “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1923 елдан), балалар бакчасы (1972 елдан), мәдәни-спорт үзәге, китапханә, дәвалау амбулаториясе, мәчет (2005 елдан) бар.

Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее (1982 елдан, җитәкчесе – Н.Я.Җаббарова) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Шушмабаш торулыгы (мезолит чоры) табыла.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Мәчет. 2019

2005. Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Иске мәчет. 2016

Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

К.Исхаков (1912–1943) – Бөек Ватан сугышында катнаша, А.Матросовның батырлыгын кабатлый;

Т.М.Мәгъсүмов (1942 елда туган) – җылылык физикасы галиме, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган машина төзүчесе;

А.Я.Нәҗипова (1960 елда туган) – медицина фәннәре кандидаты, ТРның атказанган табибе;

М.Н.Фәйзуллина (1930 елда туган) – шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР язучылар берлеге әгъзасы.

Фотограф Шакиров Р.Н. Балалар бакчасы. 2016

Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты. 2019

Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1859 елда – 270,
1897 елда – 608,
1908 елда – 708,
1920 елда – 696,
1926 елда – 615,
1938 елда – 637,
1949 елда – 528,
1958 елда – 525,
1970 елда – 947,
1979 елда – 957,
1989 елда – 929,
2002 елда – 992,
2010 елда – 994,
2015 елда – 1010 кеше (татарлар – 98%).

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә. 2016

Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы яны. 2016

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы