Лаеш районы Столбище авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,8 га. Суының күләме 12,6 мең м3. Озынлыгы 750 м, иң зур киңлеге 60 м. Уртача тирәнлеге 0,7 м, иң зур тирәнлеге 2,5 м.

Озынча формада. Ярлары сөзәк, тал агачлары үсә. Яр буе зонаснда йөзмә «үлән-утрау» бар.

Сулык үсемлекләр белән каплана һәм ерым, сызалардан агып төшкән комлы-балчыклы китерелмәләр нәтиҗәсендә сазлана бара.

Чат күле «Күл акчарлаклары колониясе» табигать истәлеге составына керә