- РУС
- ТАТ
тарихчы, чиркәү (1873 ел) һәм рус тарихы (1902 ел) докторы
1836 елның 27 марты, Түбән Новгород – 1917 елның 2 мае, Казан.
А.П.Щапов шәкерте.
Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1860 ел), шунда ук укыта, 1866 елдан рус тарихы, 1870–1997 елларда рус чиркәве тарихы кафедралары профессоры.
Хезмәтләре Рус православие чиркәве тарихына багышлана. Дини һәм дөньяви даирәләрдә төрле карашлар уяткан «Рус чиркәү тарихына кулланма» («Руководство к русской церковной истории», 1870 ел) дәреслегенең дөнья күрүе П.В. Знаменскийга Россия күләмендә танылу китерә: П.В. Знаменскийны чиркәү кануннарыннан чигенүдә һәм либерализмда гаеплиләр. Шуңа карамастан, китап руханилар семинарияләрендә һәм күп кенә дөньяви уку йортларында рус чиркәве тарихы буенча төп дәреслеккә әверелә.
Изге Гурий борадәрлеге әгъзасы була.
Педагог, миссионер Н.И.Ильминский архивын тасвирлап чыга, нәтиҗәдә миссионерлык тарихы буенча дәвамлы хезмәтләр сериясе, шул исәптән Н.И.Ильминскийның биографиясе аеруча тулы, фәнни яктыртылган «Николай Иванович Ильминский ядкәре» («На память о Николае Ивановиче Ильминском») исемле китабы дөнья күрә.
П.В. Знаменскийның берничә хезмәте, шул исәптән «Казан татарлары» («Казанские татары», 1910 ел) Идел буе халыклары этнографиясенә багышланган. «Яшәешенең беренче (реформага кадәрге) чорында Казан руханилар академиясе тарихы») («История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования», ч. 1-3, 1891–1892) фундаменталь хезмәтендә Россия чынбарлыгы фонында әлеге уку йортының тулы тарихы тасвирлап бирелә.
Эштән киткәннән соң, П.В. Знаменский Россиядә XIX йөзнең 2 нче яртысында барган дини бәхәсләр тарихына мөрәҗәгать итә, дин белгече А.М.Бухаревның православие идеяләрен таратуга һәм популярлаштыруга багышланган хезмәтләрен бастыруда булышлык итә.
Приходское духовенство на Руси. Казань, 1867;
Приходское духовенство в России со времени реформы Петра. Казань, 1873;
Чтения из истории русской церкви за время царствования имп. Александра I. Казань, 1885;
О православии в отношении современности. СПб., 1906;
Духовные школы в России до реформы 1808 года. СПб., 2001.
Покровский И.М. Пётр Васильевич Знаменский // Православный Собеседник. 1917. № 2;
Харлампович К.В. Историк-художник. Казань, 1922.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.