Биографиясе

1871 елның 17 феврале, Воронеж губернасы Задонск шәһәре — 1950 елның 4 феврале, Мәскәү.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1895), шунда ук, фармакология кафедрасында эшли.

1897 елдан — Казан акушерлык институтында, 1899 елдан теш табибләре мәктәбендә укыта.

Бер үк вакытта зәңгеләгә каршы көрәш һәм Казан губернасы халкына азык-төлек белән ярдәм итү отрядына җитәкчелек итә (1899).

1903–1904 елларда Германиядә стажировка уза.

1915 елдан Казан университетының фармакология һәм фармакогнозия кафедрасы профессоры.

Казан хатын-кызлар медицина институтына (1915) нигез салучыларның берсе.

1921–1923 елларда Мәскәү университетының фармакология һәм рецептура кафедрасы мөдире.

1922 елларда Мәскәү фармацевтика җәмгыятен оештыра.

1923–1938 елларда Смоленск университетының фармакология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Мәскәүдәге 3 нче медицина институтында (1934–1939), фармакология (1936–1938) һәм стоматология (1937–1939) институтларында шул ук вазифаны башкара.

1940 елда Бөтенсоюз дару үләннәре һәм хуш исле үсемлекләр фәнни-тикшеренү институтының фармакология кафедрасы мөдире. Хезмәтләре фармакология, фармация һәм аптека эшен оештыру мәсьәләләренә карый. Николаев йөрәктәге парасимпатик нерв тармакларының ике нейронлы төзелешен ача (1893–1894), фундаменталь дару үләннәре тәгълиматын төзи.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу об иннервации сердца лягушки // Неврологический вестн. 1894. Т. 2, вып. 4;

Фотографирование глазного дна животных // Неврологический вестн. 1901. Т. 9, вып. 3, 4.

Әдәбият

Левченко М.А. Памяти В.В.Николаева (к 5-летию со дня смерти) // Фармакология и токсикология. 1955. № 4.