Биографиясе

1913 елның 28 декабре, Уфа шәһәре – 1992 елның 9 июле, Казан.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1937 ел), мәктәптә укытучы булып эшли.

1940–1948 елларда Татар опера һәм балет театрында хор артисты, режиссёр ярдәмчесе, 1948–1952 елларда Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлегендә фәнни консультант, 1954–1959 елларда музыка мәктәбе директоры, 1959–1977 елларда Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар халкы тарихына, мәдәниятенә һәм сәнгатенә багышлана.

Х.Х.Гобәйдуллин – татар театр белеменә нигез салучыларның берсе.

Татар театры тарихына караган документ һәм материалларны җыю, системага салу һәм бастырып чыгаруда зур хезмәт башкара: «Казанның тарих һәм мәдәният истәлекләре» («Казань в памятниках истории и культуры», 1982 ел), «РСФСР һәм ТАССРның тарих һәм мәдәният истәлекләре җыелмасы материаллары» («Материалы свода памятников истории и культуры РСФСР и ТАССР», 1984 ел) дигән хезмәтләр, Г.Кариев (1967, 1977 еллар), Н.Исәнбәт (1970 ел), С.Гыйззәтуллина-Волжская (1982 ел) турында истәлекләр җыентыкларын чыгаруда катнаша.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, татар һәм башкорт театрларында барган спектакльләргә рецензияләр яза; «Театр энциклопедиясе»ндә («Театральная энциклопедия», М., Т. 1-5, 1961–1967 еллар) татар театр эшлеклеләре турындагы мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1964;

Татар совет театры. Казан, 1975 (автордаш).

Автор – Д.Ә.Гыймранова