Биографиясе

1938 елның 15 феврале, Куйбышев (хәзер Самара) өлкәсенең Кошки районы Иске Җүрәй авылы – 2009 елның 29 июле, Димитровград шәһәре, туган авылында җирләнә.

Н.К.Крупская исемендәге Бөтенсоюз сәнгать институтында укый (1963–1965 еллар).

14 яшьтән урын өстендә: карандашны тешләренә кысып язарга, рәсем ясарга өйрәнә. Беренче шигырьләре 1960 елда Нурлат шәһәрендә чыга торган «Дуслык» газетасында басыла.

«Тормыш җиле» (1970), «Айбагарлар» (1983), «Кабатланмас моң»=«Неповторимая мелодия» (1994), «Ике кояш» (2000), «Йөрәк сере» (2006) исемле җыентыклар авторы. Китаплары, нигездә, үзе ясаган рәсемнәр белән бизәлгән.

Шигырьләрендә яшәргә омтылыш, һәрнәрсәдә үзе катнашырга теләү мотивлары өстенлек итә.

2002 елда Самара шәһәрендә Г.Ш.Сәгыйровның рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла.

Ул – сынлы сәнгать өлкәсендә Халыкара «Филантроп» бүләге лауреаты.

Публицистик мәкаләләре матбугатта басыла.

Әдәбият

Галиуллин Т. Рух бөеклеге // Казан утлары. 2008. № 2.