Чыгу урыны һәм вакыты

1990 елның мартыннан Казанда татар телендә нәшер ителә.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы.

Оештыручысы — Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.

Нашире — «Салават күпере» журналы редакциясе.

Баш мөхәррирләре — З.З.Хөснетдинов (1990–2012 еллар), З.З.Хөснетдинова (2012 елдан).

Юнәлеше

Мәктәп балаларына тәгаенләнә.

Язмалар балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирүгә, аларда туган телгә, татар әдәбиятына, сәнгатенә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт уятуга юнәлдерелә.

«Әлифба дәресе», «Яшь рәссам», «Иҗатчы», «Сак бул!», «Оста куллар», «Булдырам!», «Гөлбакча», «Әкияттерапия», «Тәрбияче биштәре» һәм башка даими сәхифәләр чыгып килә.

Журналның Шүркә, Елмай, Йомшаккай, Матуркай, Шалай кебек үз геройлары бар.

«Слават күпере» балалар өчен төрле конкурс-бәйгеләр оештыра, «Тәмле тел» проектын тормышка ашыра.

И.Әхмәдиев, Н.Әлмиев, Ф.Якупов, Ю.Денисов, И.Воробьев, А.Айсина, В.Фомин, Ф.Хәсьянова, З.Мөхәммәтҗанова, Л.Золондинова, З.Хәкимов, С.Ибраһимова һәм башка танылган рәссамнар белән хезмәттәшлек итә.

Төрле еллардагы баш рәссамнары: А.Үтәгәнов, Ф.Муллахмәтов, А.Юсупова.

«Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге (1999, 2011 еллар), Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.