Эчтәлек

Биографиясе

1893 ел, Теләнче авылы, хәзер Мөслим районы Октябрь авылы — 1966 ел, шунда ук.

1938–1941 елларда ТАССР ХКС каршындагы Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институтына 50 дән артык халык әкияте текстларын җыеп тапшыра.

Алар арасында: «Кәҗә белән Бүре», «Укымышлы кыз», «Кулсыз кияү», «Тугыз Тукылдык, бер Мимылдык». Әкиятләрнең бер өлеше «Халык иҗаты» (1940), «Татар халык иҗаты: Әкиятләр» (1–3 кит., 1977–1981) җыентыкларында басылып чыга.