Зәй елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,8 км, бассейнының мәйданы 99,7 км2. Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Кушай авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Байгол авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 55%.

Кушайның 4 кушылдыгы бар; иң зурысы (уң) – Алан елгасы (10,4 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,56 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән икегә якынын кар сулары алып тора. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 91 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,108 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Елгада су күләме 0,4 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.