- РУС
- ТАТ
драма актрисасы. ТАССРның атказанган артисты (1957)
1901 елның декабре, Казан – 1986 елның 31 мае, шунда ук.
Сәхнә эшчәнлеген фронт театр труппаларында башлый (1918–1920).
1920 елдан Беренче Татар дәүләт труппасында (1921 елдан Татар дәүләт театрында).
1925–1942 елларда Уфа, Оренбург шәһәрләрендәге татар театрларында, 1942–1957 елларда (бүленеп) Татарстан Республика күчмә театрында.
Җырлау сәләтенә ия актриса; образның музыкаль һәм драматик тукымасын табигый берләштереп, К.Тинчуринның «Казан сөлгесе» (Мөршидә), «Сүнгән йолдызлар» (Сәрвәр); М.Фәйзинең «Галиябану» (Галиябану, алга таба Галимәбану); Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» (Зөһрә) әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә онытылмас образлар иҗат итә.
Дилбәр («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Ксения («Убылу», Б.А.Лавренев) образлары да — аның иң яхшы иҗат уңышлары.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.