Элеккеге су юлында сакланып калган күл.

Казансу елгасының уң яры тугаенда, Борисоглебский һәм Голубое Озеро авыллары арасында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3 га, су күләме 60 мең м3. Гомуми озынлыгы 750 м, уртача киңлеге 40 м, уртача тирәнлеге 2 м, иң тирән урыны 3,5 м. Дагасыман формада. Күл ике урында юл өемнәре белән бүленә. Тотрыклы рәвештә җир асты сулары белән туена; көньяк өлештән Казансу ягына су чыгымы якынча 0,3 м3/с булган инеш агып чыга.

Суы ачык яшел төстә, үтә күренмәле.

Күлнең фитопланктонын яшел, кремнийлы (диатом) һәм зәңгәрсу-яшел суүсемнәр билгели, югары төзелешле үсемлекләрдән гади курак, вак бака тәңкәсе, куе яшел мөгезьяфрак һәм Канада элодеясе өстенлек ала.

Күлдә табан балык һәм кара балык бар.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.