1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан.

Үзәге — шәһәр тибындагы Байлар Сабасы посёлогы.

Мәйданы — 1097,7 кв.км.

Халкы 2017 елда — 31275 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 95,3%, руслар — 3,3%).

Район 67 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 14 ноябрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел очлык өстендәге алтын җирлектә — яшел чыршы; очлыкта чыршыдан төбеннән ике тапкыр бүленгән көмеш-сыек зәңгәр-көмеш атлама рәвешендәге, өскә таба тараеп юкка чыгучы ике агынты сузылган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, туры почмаклы тукымада герб фигуралары сурәтләнгән: аскы чиге буйлап тукыма киңлегенең ¼ өлеше киңлегендә яшел буй тоташкан, сары өлешнең уртасында буй өстенә терәлеп яшел чыршы урнашкан, аның төбеннән тукыма почмакларына таба киңәеп киткән ак каймалы дулкынлы күк буйлар сузылган».

Символика нигезләмәсе

Герб символлар һәм аллегорияләр теле аша районның табигый һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Саба районы 1930 елда оештырылган булса да, аның территориясендә алты гасыр элек үк инде торулыклар булган. Район үзәге Байлар Сабасы бу авылларның иң борынгыларыннан берсе, аның турындагы беренче мәгълүматлар XIV гасырга карый. Иң әүвәлге авыллар, кагыйдә буларак, елга буйларында урнашып, куе урманнар-чытырманнар белән уратылган булган. Бүгенге көндә дә район җирләренең шактый урынында ылыслы урманнар үсә. Райондагы иң зур предприятие булган Саба урман хуҗалыгы 6 урманчылыкны берләштерә. Гербтагы чыршы — озын гомерлелек, ныклык, көч-куәт чыганагы символы буларак нәкъ менә җирле халык тормышындагы урман хуҗалыгы роленең әһәмиятен чыгылдыра. Яшел төс — табигатьне, сәламәтлекне, тереклек үсешен, алтын исә уңышны һәм байлыкны символлаштырып, бу ике төс район икътисадының төп юнәлеше — авыл хуҗалыгына ишарәли. Киңәеп килүче дулкынлы атлама геральдик фигурасы райондагы су ресурсларының төп өлешен тәшкил итүче чишмәләрне символлаштыра. Инешләр бер агымга җыелып Мишә, Саба һәм Калатау кебек кечерәк елгаларны хасил итә, алары исә олы сулар — Идел һәм Нократка коя. Көмеш — сафлык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу; күк белән зәңгәр төсләр — намус, затлылык, гали омтылышлар символлары.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү); Ч.Юсупова (Чаллы) катнашында.