Биографиясе

1920 елның 15 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Иске Шөгер авылы – 1988 елның гыйнвары, Лениногорск районы Подлесный поселогы.

Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Шөгер битум заводында вагонеткалар подкатчигы булып эшли. Ярославль шәһәрендә завод төзүдә катнаша (1936-1939). Шөгер халык мәгарифе бүлегендә секретарь булып эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 47 нче армиянең 218 нче укчы дивизиясе 667 нче укчы полкның отделение командиры. Воронеж, 1 нче Украина һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Белгород–Харьков (1943), Люблин–Брест (1944) һәм Варшава–Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Днепр елгасын кичкәндә Хутор-Хмельная (Черкассы өлкәсе Канев районы) авылы янында батырлык күрсәтә. 1943 елның 24 сентябрендә беренчеләрдән булып елганы йөзеп чыга. Караңгылыктан файдаланып, сугышчылар дошман траншеяларына гранаталар ыргыталар, кул сугышына керешәләр. С.С.Садриев 7 фашистны кыра, дошманның пулемёт расчеты тылына чыга һәм аны да юк итә. Пулеметтан ут яудырып, дошман контрһөҗүмен кире кайтара. Шул рәвешле отделение полк подразделениеләренең елганы кичүен тәэмин итә.

1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.

1946 елда демобилизацияләнә. «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенда электр белән эретеп ябыштыручы, машинист булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә (ике тапкыр) һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Лениногорск шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла. Туган авылы һәм Лениногорск шәһәре урамнарына аның исеме бирелә.

Лениногорск шәһәрендә  ел саен июнь аенда Герой истәлегенә балалар арасында шахмат турниры үткәрелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 700, 705, 730;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 135.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина