Азнакай районының үзәк өлешендә урнашкан.

Мәйданы 30 мең га, шул исәптән урманнар – 8,9 мең га. Мәллә, Кәкре Елга, Сукаеш, Вәрҗәде, Мәнәвез елгалары ага.

1978 елда ТРда сирәк очрый торган сөркә-байбак төрен саклауны көчәйтү максаты белән оештырыла. 1000 нән артыграк сөркә исәпләнә. Тыюлыкта шулай ук поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, суер, соры көртлек саклана.

1999 елда Азнакай аучылык тыюлыгы составыннан «ЧатырТау» комплекслы табигать тыюлыгы бүленеп чыгарыла.