Биографиясе

1956 елның 23 марты, БАССРның Яңавыл районы Яңавыл поселогы – 1996 елның 29 октябре, Уфа шәһәре.

Уфа сәнгать институтының вокал бүлеген (М.Г.Мортазина классы) тәмамлый (1983 ел).

1980–1987 елларда Башкорт филармониясендә солист, соңрак директор (1987–1990 еллар); 1980 елдан Башкорт опера һәм балет театры солисты, 1990–1995 елларда директоры.

Иҗаты

Партияләре: Фигаро («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Жермон («Травиата», Дж.Верди), Евгений Онегин (шул исемеле опера, П.Чайковский), Акчәчән («Урал илчеләре», З.Исмәгыйлев), Эдвин («Чардаш королевасы», И.Кальман) һ.б.

Төрле концерт программалары белән чыгышлар ясый.

Матур тембрлы, яңгыравыклы тавышка, сәхнә ягымлылыгына ия, башкару үзенчәлеге белән аерылып тора.

Бөтенроссия (1980 ел), бөтенсоюз (1981 ел) конкурслары лауреаты, «Кызыл канәфер» 8 нче халыкара фестивалендә (Сочи, 1983 ел) «Гран-при» яулый.

Автор – Ф.Ш.Салитова