Административ-территориаль буйсынуы

1925 елда Селекция исемендә нигезләнә. 1970–2001 елларда – «Йолдыз» совхозы поселогы.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чистай кантоны Галактионово волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Булдырь авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Казан авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә селекция участогы каршында оештырыла. 1920–1930 елларда селекция станциясе (җитәкчеләренең берсе танылган агроном И.И.Штуцера була), беренче Заготскот бүлекчәсе эшли; шулай ук яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерелә.

1943 елдан поселокта – «Стахановец» терлек симертү совхозы (беренче директоры – А.П.Шенталинский; сарыклар, бәрәннәр, сыерлар, бозаулар, атлар, йомырка салучы тавыклар, чебиләр, казлар асрыйлар), 1958 елдан – дуңгызлар үстерү буенча «Чистопольский» симертү совхозы (шулай ук элеккечә үк яшелчәләр, алма, карлыган үстерәләр), 1967 елдан – «Йолдыз» симертү совхозы (СССР ВДНХсында катнаша һәм призга лаек була) (1970 елда хуҗалыкка Булдырь һәм Змеево авыллары, Зирекле поселогы кушыла), 2000 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Чистое Поле» агросәнәгать корпорациясе, 2012 елдан – «Йолдыз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – «Җүкәтау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан «Чистопольская» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Поселок үсешенә 1971–2000 елларда хуҗалыкның директоры булган Н.А.Савельев зур өлеш кертә: аның җитәкчелегендә 8 мең баш терлекне симертү өчен корылмалар, 5 мең кв.м дан артык мәйданлы торак йортлар, башка төрле күп кенә җитештерү һәм социаль инфраструктура объектлары төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1992 елгы бинада, 1970 елларда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 2013 елда аның каршында «Наши истоки»/ «Туган якны өйрәнү» музее оештырыла (нигезләүчесе – А.И.Шәрифуллина), музейда даими рәвештә «Шонталы укулары» уздырыла), мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1970 елдан; икесе дә – 2012 елгы бинада), балалар бакчасы (1967 елдан, 1983 елгы бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1972 елдан), психоневрология интернат йорты (1994 елдан, 1936 елда Чистай шәһәр яны зонасында 60 урынлы инвалидлар йорты оештырыла, 1969 елдан – Чистай психоневрология интернаты), балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк, шулай ук 2 төзекләндерелгән чишмә бар.

Мәдәният йорты каршында «Золушка» декоратив-гамәли сәнгать студиясе (2016 елдан «халык» исемен йөртә, җитәкчесе – Н.Ермолаева) эшли.

Халык саны

1970 елда – 426,
1989 елда – 698,
2002 елда – 1046,
2010 елда – 1450,
2021 елда – 1136 кеше (руслар – 41%, татарлар – 33%, чувашлар – 24%).