- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тархан елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 29 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөз ахырында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Глинки исеме белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Салмановка авылының Рождество Христово чиркәве приходына карый.
XX йөз башында 4 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 168,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлегендә.
1933 елда Крупская исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Ф.С.Иванушкин). 1950 елдан авылда – Крупская исемендәге (үзәк утары –Салмановка авылы), 1951 елдан – Ленин исемендәге (үзәк утары – Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылы) колхозлар, 1963 елдан, хуҗалыкның исеме үзгәртелеп – Крупская исемендәге, 1967 елдан – Ленин исемендәге (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы; 1979 елда колхозның үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылына, 1990 елда Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылына күчерелә) колхозлар, 1995–2006 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Н.И.Зотов (1917–1993) – гвардия старшинасы, Дан орденының тулы кавалеры, Октябрь Революциясе, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
В.М.Кирюшин (1945 елда туган) – механизатор, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.