Эчтәлек

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Корайван авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

2013 елга кадәр рәсми исеме – Кер-Хайван. Революциягә кадәрге чыганакларда Сухие Валы исеме белән дә билгеле.

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, киез-киез итек басу һәм балта эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (XX йөз башында төзелә; татар агач төзелеш сәнгате традицияләрендә дини архитектурасы истәлеге, 2008 елда бина сүтелә), мәктәп, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 678,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Курса авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл тау” колхозы оештырыла, соңрак – “Марс” колхозы, 1959 елда – берләштерелгән “Курса” колхозы, 1990 елда “Марс” колхозы  составына керә. 2004 елдан “Курса МТСы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Агач бизәкле авыл йорты

Татарстанның Арча районы Корайван авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Клуб

Татарстанның Арча районы Корайван авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 79 ир заты;
1859 елда – 283,
1897 елда – 396,
1908 елда – 437,
1920 елда – 490,
1926 елда – 421,
1938 елда – 371,
1949 елда – 330,
1958 елда – 237,
1970 елда – 168,
1979 елда – 152,
1989 елда – 92,
2002 елда – 96,
2010 елда – 86,
2015 елда – 79 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Корайван авылы яны