Кандыз елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,4 км, бассейнының мәйданы 57,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага, Баулы районында. Елга башы Оренбург өлкәсе белән арадаш чиктә, Югары Фоминовка авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан; тамагы – Татар Кандызы авылында. Елга башының абсолют биеклеге 278 м, тамагыныкы – 147 м.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 125 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,09 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.