Европада, Көнбатыш Азиядә таралган.

ТРда барлык районнарда да очрый, һәркайда диярлек аз санлы. Яфраклы һәм нарат урманнарында яши, күбрәк урман буенда, киселгән урыннарда, агачлы аланнарда очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 60-70 см, аркасы саргылт-көрән яки соры көрән төстә, кара тимгелле 2-4 буй-буй рәте бар. Башы буйлап борын тишегенә кадәр күз аша тар кара сызык үтә. Бәбәге түгәрәк (төсе белән бакыр еланны хәтерләтүче гади кара еланныкы тар, вертикаль). Бакыр елан көндез актив, кояш яхшы яктырта һәм җылыта торган урыннарны кулай күрә, ә төнлә кимерүчеләр һәм кәлтәләрнең ташландык өннәренә, таш асларына, агач тамырлары арасындагы бушлыкларга, черегән агач төпләренә кача. Октябрь-ноябрьдә йокыга тала, март-апрельдә уяна. Июль-августта ана зат 12-17 см озынлыктагы 9-10 бала тудыра. Күбрәк кәлтәләр, кыр, урман һәм җир тычканнары белән туклана. Табышны таза мускуллы гәүдәсе белән уралып буа, ә аннан соң йота. 20 елга кадәр яши.

Кешене күргәч, гадәттә тыгыз йомгак булып йомарлана, башын шуның эченә яшерә. Бакыр елан чауы кеше өчен бөтенләй зарарсыз.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.