Биографиясе

1930 елның 4 июле, Казан – 2005 елның 31 мае, шунда ук.

Казан медицина университетын тәмамлагач (1958), Шөгер район хастаханәсендә эшли.

1959 елдан Әлмәт шәһәр хастаханәсендә, 1963–1966 да хирургия бүлеге мөдире.

1961–1963 елларда Казан ГИДУВының онкология кафедрасы ординаторы.

1966 елдан — Казан шәһәренең 9 нчы хастаханәсендә, 1975 елдан  — елгачылар хастаханәсендә, 1977 елдан  Казан шәһәренең 11 нче хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире.

1992 елдан Казан шәһәре гастрохирургия үзәге җитәкчесе.

Хезмәтләре ашказаны һәм уникеилле эчәккә операция ясаганда әгъзаларны саклап калырлык ысуллар куллануга карый.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Сфинктеросохраняющая пластинка гас­тродуоденального «перехода». К., 1991.

Әдәбият  

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1996.