Татарстан Республикасының Җир кадастры (1998 ел) буенча җир хосусый милек, дәүләт милке, җирле үзидарә оешмалары һәм милекнең бүтән формалары милке булып та исәпләнергә мөмкин.

Гражданнар һәм юридик затлар җир биләү хокукына шәхси рәвештә яки бергәләп хуҗа була алалар. Җиргә шәхси (индивидуаль) милек буларак ия булганда барлык хокуклар һәм бурычлар бер зат – физик яки юридик зат кулында туплана. Җир 2 яки берничә зат милке булганда, гомуми хокук милекнең билгеле бер өлешенә (өлешле милек) яки, андый өлешләргә бүленмәгәндә, уртак милек хокукына ия.

Татарстан Республикасында җир милкенә ия булу хокукының 2 ысулы гамәлдә. Беренчесе – хосусыйлаштыру – гражданның җирне дәүләттән алуы яки үзенә бүлеп бирелгән җир өлеше белән күмәк хуҗалыктан аерылып чыгуы. Икенчесе – гражданнарның, юридик затларның җирне сатып алганда, бүләк буларак яки мирас итеп алганда, җир кишәрлеген алыштырганда, ягъни җир хокукына гражданлык законында каралган ысул белән ия булуы. Торак пункт эчендәге һәм аннан тыштагы җирләр үзидарә органы милке булып санала.

Татарстан Республикасында җирләрнең гомуми мәйданы 6,7 млн га тәшкил итә, шуның 2,7 млн га чамасы – гражданнар милке, 7,8 мең га – юридик затлар милке, 4,1 мең га яки 60,6% ы – дәүләт милке.

Чыганаклар

Конституция Республики Татарстан от 6 ноября 1992. Казань, 1993;

Земельный кодекс Республики Татарстан от 10 июля 1998. Казань, 1998;

Закон РТ №2353 «О государственной собственности и собственности местного самоуправления» от 15 сент. 1999// Ведомости Государственного Совета Татарстана. 1999. №10.

Әдәбият

Тихомиров Ю.В. Комментарий к земельному законодательству Российской Федерации. Москва, 1998;

Вехи российского землеустройства: Время, события, люди. Москва, 2000;

Большой юридический словарь. Москва, 1998.

Автор – Г.З.Минсафин