Тарихы

Авыл 1680 елдан билгеле. 1780 еллар башында бирегә Богырыслан өязенең Иске Шалты авылыннан берничә гаилә күчеп килә.

1860 еллларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар һәм крәстияннәр, Иске Пәлчикәү авылыннан С.А.Пальчиковның крепостной крәстияннәре). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чана, агач савыт-саба, көпчәк, мичкә ясау, итек тегү, тукучылык кәсепчелеге, Чаллы һәм Бөре-Мамадыш трактында олаучылык таралган була, якындагы алпавыт утарларында көнлекле эштә эшли.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1884 елда, халык санын исәпкә алганда, авылда 78 татар һәм 16 рус гаиләсе исәпләнә. 1870 ел мәгълүматларына караганда, мәчет, училище, җәмәгать су тегермәне, XX йөз башында – вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре була.

1910 елда земство тарафыннан шәхси бинада бер сыйныфлы катнаш рус-татар мәктәбе ачыла. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 969 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 166 хуҗалыкның 49 ендә ат бөтенләй юк, 111 е – бер, ике, 6 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота. 127 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елданн Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бигеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Илшат” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Кириллов), 1950 елдан зурайтыла. 1959 елдан зурайтылган “Алга” колхозы (Бигеш авылы; 1998 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Зәй” агрофирмасының шул ук исемдәгебүлекчәсе составында (кырчылык, терлекчелек).

1959 елда пилорам төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда мәчет ябыла, бинасы клубка бирелә.

1930 елларда агачтан башлангыч мәктәп төзелә (1990 елларга кадәр эшли). Авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан икесе дә яңа бинада), мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.М.Батуллин (Рабит Батулла) (1938 елда туган) – ТРның халык язучысы, актер, режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 381,
1870 елда – 414,
1897 елда – 690,
1913 елда – 953,
1920 елда – 827,
1926 елда – 534,
1938 елда – 495,
1949 елда – 476,
1958 елда – 464,
1970 елда – 372,
1979 елда – 309,
1989 елда – 188,
2002 елда – 185,
2010 елда – 182,
2017 елда – 171 кеше (татарлар).