Идел елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 204 км, ТР чикләрендә – 34 км. Бассейнының мәйданы 6471 км2.

Елга башы, төп агымы һәм тамагы Мари Республикасы территориясендә (Илләт Волжск шәһәреннән 4 км көнбатыштарак Иделгә коя). Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м.

ТРда Биектау районының төньяк-көнбатыштагы өлешендә урман массивы буйлап ага. Илләтнең су җыелу мәйданы комлы, сирәк кенә балчыксыл утырмалардан торган дулкынсыман тигезлектән гыйбарәт, кушылдык үзәннәре, сызалар, уйсулыклар белән тирәнтен бүлгәләнгән; карстлы бүрәнкәләр һәм күлләр очрый. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 60%. Илләт үзәне, башлыча, артык сизелмәүче кабарынкы сөзәк тау битләреннән гыйбарәт. Тугае ике яклы, күбрәк урманлы, урыны белән су баскан. Үрге агымында тугай киңлеге 30-50 м, түбәнге агымында – 5,5 км. Елга юлы бормалы, тармакланмаган, күп кенә суга баткан агачлар белән пычранган. Су ташу вакытында су астында калган утраулар очрый (озынлыгы 0,6-1,4 км, киңлеге 140-250 м, суының иң аз вакытындагы тигезлектән биеклеге 0,3-0,5 м). Елга юлының урта һәм түбәнге агымы буенда тугайда күп санда элеккеге елга юллары очрый.

Югары агымында елга аз сулы, тирәнлеге 0,2-0,5 м, киңлеге 5-10 м; тамагына таба елганың киңлеге 45-55 м га кадәр арта, андый урыннарда тирәнлек 1,5-3,6 м га җитә. Агым тизлеге 0,1 дән 0,3 м/с ка кадәр. Елга төбе тигез түгел, башлыча, комлы, сирәк кенә балчыксыл, сайлыкларда урыны белән ташлы. Сай сулыкларны күрән һәм төнбоеклар каплаган.

Илләт елгасының 56 кушылдыгы бар, ТР территориясендә аеруча зурлары: Яран (24,2 км), Ашыт (83 км), Питиал (53,6 км), Шура (48,8 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Илләт елгасы бассейнының җир асты туендыру модуле төрле өлешләрендә 0,1 дән 10 л/с·км2 ка кадәр.

Елга режимы Мари Республикасының Красногорск авылы янындагы гидрологик постта өйрәнелә (1941 елдан). Язгы ташу (уртача дәвамлылыгы 40 көн), гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Ташу агымы катламы 83 мм. Суының иң зур чыгымы 1180 м3 (1947). Җәйге саегу тотрыклы. Яңгыр ташкыннары сизелерлек түгел һәм сирәк, һәм аларның уртача дәвамлылыгы 5-10 көн, ташкын агымының катламы 1,5-3 мм. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы күпьеллык чыгымы 20 м3/с. Иң аз чыгымнар августта күзәтелә. Илләт, гадәттә, ноябрь башында туңа. Бозлануның уртача дәвамлылыгы 140-150 көн. Бозның калынлыгы кыш азагына 40-50 см га җитә (иң күбе 80 см). Җир асты суларының чыгу юллары булган урыннарда елга кыш буе боз белән капланмый.

Суы гидрокарбонат-кальцийлы, язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-150 мг/л, кышын һәм җәен 1000-1400 мг/л.