Биографиясе

1908 елның 3 феврале, Казан губернасы, Лаеш өязе Олы Мәтәскә авылы —1996 елның 19 мае, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1933).

Яшь авторның беренче шигырьләре, поэмалары, очерклары «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналларында дөнья күрә.

1935 елдан «Кызыл Татарстан» газетасы, «Совет әдәбияты», «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли.

1955–1957 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсендә җаваплы сәркәтип.

Иҗаты

Хикәяләре («Хикәяләр», 1934; «Минем күгәрченнәрем», 1938; «Минем беренче елмаюым», 1941 җыентыклары), повестьлары («Гармунчы», «Зәңгәр җыр»; икесе дә — 1940) комедияләре («Урманда», 1938 елда куела) татар авылының хәзерге һәм үткәндәге тормышына багышлана.

«Йөзек кашы» повесте (1942) әдипкә киң танылу китерә. Әсәрдә мәхәббәт, тугрылык, намуслылык, кешенең үз язмышы өчен җаваплылыгы мәсьәләләре күтәрелә. Хөснинең әлеге повестьта чагылыш тапкан үзенчәлекле стиле алга таба иҗатында камилләшә бара. 2011 елда повесть буенча язылган инсценировка Татар академия театрында куела.

Сугыштан соңгы елларда әдип «Авыл өстендә йолдызлар» (1955; русчага тәрҗемәдә «Любовь под звёздами» 1956), «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» (1971) повестьларын, «Җәяүле кеше сукмагы» (1957; русчага тәрҗемәдә «Тропа пешехода», 1960), «Утызынчы ел» (1963; русчага тәрҗемәдә «Год тридцатый», 1965) романнарын һ.б. яза. Аларда революция һәм күмәкләштерү, социаль үзгәрешләр шартларында кеше язмышлары темасы чагылыш таба. Хөсни драматургия жанрында уңышлы иҗат итә. «Еллар һәм юллар» (1956) пьесасында үз кыйблаларын югалткан, көндәлек көнкүреш ыгы-зыгысына кереп баткан геройларның рухи ярлылыгын күрсәтә. «Бертуган Таһировлар» пьесасында (1965) туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, кешенең үз намусы каршында җаваплылыгы кебек әхләкый-этик мәсьәләләр куела.

Нечкә психологизм — Хөсни иҗатының үзенчәлеге. Ул тудырган образлар индивидуаль һәм тормышчан сыйфатлы. Хөсни геройның эчке дөньясын ача, аның язмышын халык тормышы контекстында күрсәтә. Персонажларның психол. портреты аларның кабатланмас үзенчәлекле теле хисабына байый. Иҗтимагый-мәдәни, әдәби мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр («Уйланулар» (1961); «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» (1974); «Карурманга керәм» (1985) җыентыклары авторы.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1972). Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1998 елда туган авылында Хөснинең музее ачыла.

Әсәрләре     

Сайланма әсәрләр: 3 томда. К., 1966–68; 

Сайланма әсәрләр. К., 2002.

Әдәбият     

Сверигин Р. Фатих Хөсни: тормыш юлы һәм иҗаты. К., 1968; 

шул ук. Фатих Хөсни феномены // Казан утлары. 2008. № 2; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2; 

Нигматуллин Э. Творческая позиция писателя в свете литературных контактов (на примере творчества Фатыха Хусни) // Романтизм и реализм в литературных взаимодействиях. К., 1982.

Автор — Ф.Г.Галимуллин