Биографиясе

1880 елның 4 октябре, Сембер губернасы Неклюдово авылы — 1976 ел, Мәскәү.

В.С.Груздев шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1907), шунда ук акушерлык һәм гинекология кафедрасында калдырыла. Бер үк вакытта Казан земство хастаханәсендә һәм Лихачёв бала тудыру йортында баш табиб (1912–1916), гинекология бүлеге мөдире (1917–1919) булып эшли.

Гражданнар сугышы елларында Казан госпиталенең баш табибе.

1919 елдан Иркутск медицина университетында.

1923 елдан Мәскәүдә: 1 нче Мәскәү медицина институтында акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1948 гә кадәр), бер үк вакытта Бауман районы бала тудыру йорты баш табибе (1923–1926), Мәскәү ГИДУВының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1931–1935).

1936–1947 елларда Бөтенсоюз эксперименталь медицина институтының (1943 елдан — Акушерлык-гинекология фәнни-тикшеренү институты) акушерлык-гинекология клиникасы директоры.

1947–1959 елларда Үзәк табибләр белемен күтәрү институтында (ЦИУВ, Мәскәү).

СССР МФАнең вице-президенты (1944–1946).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре акушерлык-гинекология авыруларын кисәтү һәм дәвалауга, бала табу акты физиологиясе һәм патологиясенә, бала тапканда авыртуны басу һәм хирургия юлы белән ярдәм итү мәсьәләләренә карый.

Малиновский акушерлык һәм гинекология өлкәсендә физиол. юнәлешне нигезли. Атопик кан китүне туктату, плацента канын күчерү ысулларын, бала табудан соңгы сепсисны дәвалау юлларын тәкъдим итә.

Акушер-гинекологларның Бөтенсоюз һәм Мәскәү җәмгыятьләре рәисе.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

К вопросу об искусственном раннем разрыве плодного пузыря при нормальных родах. К., 1915;

Обезболивание родов: Практ. рук. для врачей и студентов. М., 1937 (автордаш);

Неоперативная гинекология. М., 1957 (автордаш).

Әдәбият          

Памяти академика АМН СССР Михаила Сергеевича Малиновского // Акушерство и гинекология. 1976. № 8.