- РУС
- ТАТ
Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.
Озынлыгы 7,7 км, бассейнының мәйданы 15,5 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап Азнакай районы территориясеннән ага.
Елга башы Танай посёлогыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Түбән Яке авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 290 м, тамагыныкы — 158 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.
Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400–500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.