Җирдәге хайваннарның борынгы (девоннан билгеле), иң күп санлы һәм төрле төркеме. 1 млн чамасы төре билгеле, чынбарлыкта 1,5-2 млн нан да ким булмавы ихтимал; Антарктидадан башка барлык континентларда да таралганнар.

Татарстан территориясендә 25 меңгә якын төре исәпләнә (җитәрлек өйрәнелмәгән). Озынлыклары 0,2 мм дан алып 33 см га кадәр. Бөҗәкләрнең гәүдәләре өч өлештән: баш, күкрәк һәм корсактан тора. Тышкы яктан беркадәр каты хитин япма белән капланган, ул тышкы скелет ролен үти һәм суның парга әйләнүенә комачаулый.

Гәүдәнең хәрәкәтчәнлеге аның буынтыклар яки сегментлар сериясенә бүлгәләнүеннән килә, алар арасындагы хитин япма нечкә һәм сыгылмалы.

Башында бер пар катлаулы, яки фасетлы һәм гади яки кечкенә күзләр бар.

Мыекчаларының төзелеше гаять күптөрле һәм алар еш кына бүленешнең мөһим систематик билгесе булып хезмәт итәләр: җепсыман, кылсыман, муенсасыман, тешәүле, тараксыман, чукмарсыман, орчыксыман, пластинкалы, буынлы, каурыйлы һәм башка. Еш кына мыекчалар төзелешендә җенси диморфизм күзәтелә: ата бөҗәк мыекчалары, ана затныкына караганда, ныграк үскән була.

Авыз органнарының төзелеше, төрле туклану юлларына яраклашканлыктан, төрле була. Авыз аппаратының башлангыч тибы – кимерүче, ул каты азык – органик калдыклар, тере үсемлек һәм хайван азыгы кисәкләре белән туклануга җайлашкан; таракансыманнар, турыканатлылар, коңгызлар өчен хас. Авыз органнарының башка типлары кимерүчеләрнең үзгәрешләр кичерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сыек азык белән туклануга күчкән формаларның авыз органнары хортумчыклы суыручы авыз аппаратына әверелә. Авыз органнары аермалары буенча бөҗәкләрне суыручы типтагы 2 төркемгә берләштерергә була: суыручылар (сыек азык субстратны тишмичә алына) һәм чәнчеп суыручылар (азык субстратны тишеп алына). Суыручы бөҗәкләр (элпәканатлылар, тәңкә канатлылар, кан суырмаучы парканатлар) нектар һәм сыек органик азык, чәнчеп суыручы бөҗәкләр (тигезканатлылар, кандалалар, трипслар, бетләр, борчалар һәм кан суыручы парканатлылар) үсемлекләрнең күзәнәк сыекчасы һәм хайваннар каны белән тукланалар.

Бөҗәкләрнең күкрәге 3 сегменттан – алгы, урта һәм арткы күкрәктән тора. Һәрбер сегментның берәр пар аягы, ә канатлы формаларының урта һәм арткы күкрәгендә шулай ук берәр пар канат бар. Яшәү рәвешенә һәм ярашу дәрәҗәсенә тәңгәл рәвештә күп кенә аяк типлары барлыкка килгән. Иң гадәти һәм иң аз ярашкан аяклар – йөрү һәм йөгерү өчен. Аючикерткәләр һәм кайбер коңгызларның алгы аяклары – казуга, суфи чикерткәләрнең алгы аяклары эләктереп алуга җайлашкан. Сикерүгә җайлашу арткы аякларны көчле юан ботлы сикерүче аякларга үзгәртә (турыканатлылар, яфрак борчачыклары – коңгызлар һәм башкалар) Су бөҗәкләрнең арткы аяклары йөзүгә җайлашкан – киңәйгәннәр, кырыйларыннан төкләр белән капланганнар. Урта пар аяк яраклашмый, чөнки ул һәрвакыт йөрүдә һәм йөгерүдә катнаша, һәм шунлыктан үзенең элеккеге функциясен аз үзгәртә.

Суыручы бөҗәкләр (элпәканатлылар, тәңкә канатлылар, кан суырмаучы парканатлар) нектар һәм сыек органик азык, чәнчеп суыручы бөҗәкләр (тигезканатлылар, кандалалар, трипслар, бетләр, борчалар һәм кан суыручы парканатлылар) үсемлекләрнең күзәнәк сыекчасы һәм хайваннар каны белән тукланалар.

Бөҗәкләр матдәләрнең биологик өзлексез әйләнешендә һәм туфрак ясалуда зур роль уйный, үсемлекләрне серкәләндерә, кыйммәтле азык продуктлары һәм чимал (бал, балавыз, ефәк) бирә. Икенче яктан, бөҗәкләр авыл хуҗалыгы, урман һәм декоратив үсемлекләргә, азык продуктларына, агачка зарар китерә, кеше һәм хайваннарда төрле авыру кузгатучыларны күчерә.

Бөҗәкләр дөньясының күптөрлелеген һәм үзенчәлеген, корткычларга каршы көрәш чараларын комплекслы фән – энтомология өйрәнә.

Соңгы вакытта, табигать биоценозларының кеше тарафыннан бозылуы нәтиҗәсендә, бөҗәкләр санының кимүе күзәтелә. Бөҗәкләрнең 114 төре ТР ның Кызыл китабына кертелгән (2006; 1 нче басма – 100 төр).