Авылга 1921 елда Иске Тимошкино авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Беловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында “Алга” колхозы оештырыла. 1950 елда Андреев исемендәге колхоз (Иске Тимошкино авылы) составына керә. 1955 елда колхозны бүлгәндә авыл “Алга” колхозы (Алексеевка авылы), 1968 елда “Алга” колхозы “Дуслык” колхозы составына керә.

1980 елда Алексеевка һәм Фёдоровка авыллары арасында Восход урманчылыгы питомнигы ачыла.

1986 елда “Дуслык” колхозы бүленгәндә авыл “Верный путь” колхозына (Беловка авылы) керә. 1994−2006 елларда “Верный путь” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1933−1969 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 73,
1938 елда – 111,
1949 елда – 112,
1958 елда – 151,
1970 елда – 131,
1979 елда – 145,
1989 елда – 21,
2002 елда – 34,
2010 елда – 48,
2015 елда – 58 кеше (чуашлар).