Биографиясе

1905 елның 15 июле, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы — 1989 елның 24 июне, Әнкара.

Г.Исхакыйның кызы.

1916 елдан Смольный затлы нәсел кыз балалар институтында укый.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң туган авылына кайта.

1922 елда Финляндиягә, аннары Германиягә китә. Берлин университетын тәмамлаганнан соң (1932), «Яңа милли юл» журналы редакциясендә эшли.

1940 елдан Төркиядә. 1943–1977 елларда Әнкара университетында укыта, профессор (1953 елдан).

Чагатай борынгы төрки әдәби ядкәрләрне текстологик яктан басмага әзерли.

Хезмәтләре төрки телләр морфологиясенә карый.

Хезмәтләре     

Altun Yaruk’tan Iki Parҫa. Ankara, 1945; 

Türk Lehҫeleri Örnekleri: 2 kitapta. Ankara, 1950–72; 

Kazakҫa Metinler. Ankara, 1961; Prof. Dr. Saadet Ҫağatay’ in Yayinlanmiş Tüm Makaleleri. Ist., 2008. 2 ciet.

Әдәбият     

Şenol H. Prof. Dr. Saadet Ishaki Ҫağatay’ in Yaşam Öyküsü. Ist., 2007.