Биографиясе

1879 елның 21 декабре (1880 елның 2 гыйнвары), Тула шәһәре – 1949 елның 16 гыйнвары, Мәскәү. Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә җирләнә.

11 яшеннән Тула корал заводында эшли башлый. 1901–1905 елларда Ораниенбаумда Офицерлар укчылар мәктәбенең корал остаханәсендә хәрби хезмәттә була, аннары ирекле ялланып шунда слесарь булып эшләргә кала.

1906 елдан В.Г.Федоров җитәкчелегендә Сестрорецк корал заводында автомат коралның тәҗрибә үрнәкләрен әзерләүдә катнаша, анда аның уйлап табу эшчәнлеге автомат карабин эшләүдән башлана (1916). 1918 елда Федоров белән бергә Ковров пулемет заводына күчеп килә, анда тәҗрибә остаханәсен җитәкли һәм СССРда ату кораллары буенча беренче конструкторлык бюросын төзүдә катнаша.

30 ел конструкторлык эшчәнлеге вакытында коралның 82 моделен эшли, шуларның 19ы кораллануга кабул ителә.

СССР Югары Советының 1 нче һәм 2 нче чакырылыш депутаты.

Бүләкләре

Сталин премиясе лауреаты (1941, 1942, 1944, 1949 – үлгәннән соң). Ленин (өч тапкыр), 1 һәм 2 дәрәҗә Суворов орденнары, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.