Биографиясе

1969 елның 5 мартында Ашхабад шәһәрендә туа.

Төркмән дәүләт музыка училищесын, Россия театр сәнгате институтын (ГИТИС, В.А.Миллер һәм М.А.Ошеровский курслары, 1997) һәм шунда ук аспирантура (фәнни җитәкчесе – СССР ның халык артисты, профессор Г.П.Ансимов, 2003) тәмамлый.

1998 елдан – Россиянең Зур театрында стажер-режиссер, 2000 елдан – опера режиссеры, 2001 елдан – режиссерлар төркеме җитәкчесе.

Казан, Новосибирск, Магнитогорск, Екатеринбург, Әстерхан, Марокко театрларында опера спектакльләре режиссеры-куючысы, алар арасында: "Борис Годунов", "Кар кызы" ("Снегурочка"), "Патша кәләше" ("Царская невеста"), "Евгений Онегин", "Иоланта", "Директор театра", "Риголетто", "Набукко", "Аида", "Мадам Баттерфляй", "Тоска", "Паяцы".

2004 елдан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры белән хезмәттәшлек итә. Ул куйган спектакльләр: опералар "Борис Годунов", "Риголетто", "Мадам Баттерфляй", "Турандот", "Евгений Онегин", "Җәлил" ("Джалиль"), "Лючия ди Ламмермур" (2010, "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Россиянең "Алтын битлек" милли театраль бүләге); мюзикл "Алтын Казан".

2006–2008 елларда – "Царицынская опера" дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе (Волгоград). 2010–2019 елларда – Беларусь Республикасының Зур опера һәм балет милли академия театрының баш режиссеры. 2014–2017 елларда – Самара опера һәм балет академия театрының баш режиссеры.

Валерия Барсова һәм Марина Максакова исемендәге Халыкара фестивальдә (Әстерхан), Мәскәү Пасха фестивалендә, Федор Шаляпин исемендәге Халыкара фестивальдә (Казан) катнаша.

Тематик һәм юбилей концертлары программалары авторы.

Бүләкләре

"Шагыйрь мәхәббәте" спектакле өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (2008).

Франциск Скорина медале иясе, Беларусь Республикасы Президентының махсус бүләге, Беларусь Республикасының Милли театр бүләге лауреаты.