Тарихы

Авыл 1686 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 4 мәчет, 3 мәдрәсә, мәктәп (1896 ел) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3579,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан –Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән –Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Яңа Тинчәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Искра» колхозы оештырыла, 1944 елда «Искра» һәм «Алга» колхозларына бүленә, 1958 елда «Искра» колхозына берләштереләләр. 2003 елдан «Тинчәле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,

2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә«Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1968 елда –урта (1981 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2004 елда Н.Г.Фәизов исеме бирелә.

1980–1995 елларда мәктәптә төбәк тарихы музее эшли. (нигез салучы – Р.Н.Төхфәтуллов).

Авылда мәдәният йорты (1972 елда яңа бина төзелә), китапханә, балалар бакчасы (1982 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет бар (икенче мәхәллә мәчете – 2000 елда, «Рәүф» мәчете 2008 елда төзелә).

Яңа Тинчәле һәм Шәйморза авыллары арасында «Яңа Тинчәле сөркә (байбак) колониясе» табигать истәлеге урнашкан (1987 елда билгеләнә).

Күренекле кешеләре

Ш.А.Алиев (1946 елда туган) – агрохимик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

И.Җ.Бикколов (1884/1885–1938) – җәмәгать эшлеклесе, педагог, публицист, Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918 елларда), репрессияләр чоры корбаны;

К.Җ.Бикколов (1868–1937) – тарихчы, язучы, педагог, репрессияләр чоры корбаны;

Р.Р.Гайзатуллин (1964 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, ТРның һәм РФнең атказанган икътисадчысы, ТРның финанс министры (2002 елдан);

Ф.З.Садретдинов (1965 елда туган) – галим-агроном, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.С.Сәйфуллина (1966 елда туган) – филолог, филология фәннәре докторы;

Ш.Г.Хәсәнов (1920–1986) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 1510,
1880 елда – 1698,
1897 елда – 2094,
1913 елда – 2805,
1920 елда – 2629,
1926 елда – 2539,
1938 елда – 2121,
1949 елда – 1786,
1958 елда – 1727,
1970 елда – 1737,
1979 елда – 1464,
1989 елда – 1019,
2002 елда – 892,
2010 елда – 870,
2015 елда – 620 кеше (татарлар).