Биографиясе

1854 елның 25 сентябре, Кострома губернасы, Галич шәһәре – 1919 ел, Омск шәһәре.

Түбән Новгород руханилар семинариясен, Казан университетының медицина факультетын (1878 ел) тәмамлый.

1878 елдан Казан университетының шәхси патология һәм терапия кафедрасында эшли, 1886 елдан приват-доцент. Бер үк вакытта Мария хатын-кызлар гимназиясендә, Епархия хатын-кызлар училищесендә, Ложкин хәйрия оешмасында табиб булып эшли.

Иҗтимагый эшчәнлек

Иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.

1891 елдан Казан шәһәр думасы гласные, 1892 елдан шәрәфле җәмәгать судьясы.

1900–1908 елларда Казан ятимнәр мәхкәмәсе рәисе.

1901 елдан земство һәм шәһәр эшләре буенча Казан губерна җыены гласные, 1905 елдан кабат Казан шәһәр думасы гласные булып сайлана. Бер үк вакытта шәһәр кыз балалар башлангыч училищесе идарәчесе, Мария хатын-кызлар гимназиясенең идарәчеләр советы әгъзасы.

Җирбиләүче буларак, Уфа губернасында 2000 дисәтинә һәм Казан губернасында 10,5 дисәтинә (шулай ук анда 2 йорты була) җир били.

3 нче һәм 4 нче Дәүләт думалары (1907–1917 еллар) депутаты, октябрист.

3 нче Думада бюджет комиссиясендә секретарь, керемнәр һәм чыгымнар буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү комиссиясе рәисе урынбасары, халык мәгарифе, шәһәр эшләре комиссияләре составына керә. Аның 3 нче Думадагы эшчәнлеге югары бәяләнә, 4 нче Думада ул берьюлы 6 комиссия (аларның өчесендә ул җитәкчелек составында була): дәүләт йөкләмәләрен үтәү (рәис), сәламәтлек саклау (рәис иптәше, ягъни урынбасары), бюджет (секретарь), халык мәгарифе, университетларның уставы һәм штатлары турындагы закон проектын карау, гимназияләр һәм әзерлек училищеләре турындагы закон проектын карау буенча комиссияләр составына кертелә. Бюджет мәсьәләләре буенча төп докладчыларның берсе.

1913–1916 елларда Казан губернасы земствосы җыены гласные; 1915 елның августыннан ягулык, азык-төлек һәм хәрби йөкләрне күчерү чараларын тикшерү һәм берләштерү киңәшмәсе әгъзасы.

1917 елның 27 февралендә Дәүләт думасының Вакытлы комитеты әгъзасы итеп сайлана, аның Сенат өстеннән комиссары итеп билгеләнә.

1917 елның 2 мартында дәүләт контролёры вазифасында Вакытлы хөкүмәт составына керә, 1917 елның 21 июлендә отставкага чыга.

Казан университеты каршындагы Табибләр җәмгыяте әгъзасы.

Хезмәтләре эпидемиологиягә һәм терапиягә карый.

Хезмәтләре

О жёлчном тифоиде. СПб., 1880;

О холере и её эпидемии в Казани. Казань, 1885;

Гипнотизм и его терапевтическое значение. Казань, 1886;

Об эпидемии инфлюэнцы (гриппа) в Казани. Казань, 1890.

Литература

Малышева С. Казанец — министр Временного правительства // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1999. № 1/2;

Глинка Я.В. Одиннадцать лет в Государственной думе. 1906–1917: Дневник и воспоминания. М., 2001;

Усманова Д.М. Профессора и выпускники Казанского университета в Думе и Госсовете России, 1906–1917. Казань, 2002;

Политические деятели России 1917: Биогр. словарь. М., 1993.   

Автор – Л.М.Айнетдинова