(Габдулла Болгари).

XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы.

Татар һәм гарәп телләрендә язган.

Бәхәс характерындагы ике китап авторы.

«Гаҗәлә мәрзыйа фи бәян әл-Әшгари» («Әл-Әшгарине аңлатуда кабаланып ашыгу») (1905 ел) китабында Р.Фәхретдинне һәм аның «Асар» китабын ортодоксаль ислам тәгълиматы ноктасыннан чыгып, урта гасыр гарәп дин белгече Әбүл-Хәсән Гали әл-Әшгаригә (936 елда үлә) ишарә итеп тәнкыйтьли. Китап ахырына Габдулла бине Габдулла үзенең шигырьләрен дә урнаштыра.

Аның икенче китабы – «Изһар әт-тәэсүф» («Кызганыч») (1907 ел) хатын-кыз эмансипациясенә, татарлар арасында сәнгатьнең үсүенә каршы юнәлтелгән, анда шулай ук җәдитчелек идеологы булган Г.Барудига һәм бу юнәлешне яклаган Ә.Н.Максудига карата тәнкыйди фикерләр урын алган.

Автор – А.М.Ахунов.