Тарихы

XVII йөз башында Казан Спас-Преображенье монастыре җирләрендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә билгеле.

1646 елда авылда монастырь хуҗалыгы, рухани, дьячок-пономарь хуҗалыклары урнаша, крәстияннәр һәм ялгызакларның 36 хуҗалыгы исәпләнә, 1884 елда 74 хуҗалык була. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элек – экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

1769 елда авылда (приход 1639 елда барлыкка килә) җирле алпавыт хатын А.Ф.Чемодурова акчасына Богоявление чиркәве төзелә (рус барокко стилендә архитектура истәлеге; совет чорында бинасында агу-химикатлар саклана; 1990–2010 елларда реконструкцияләнә; 2014 елдан эшли).

XX йөз башында земство мәктәбе (1883 елда ачыла), Халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек уку өе, 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1740,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1931 елда) авылда “Тракторист” колхозы (беренче рәисе – Н.И.Мачин) оештырыла. 1953 елда “Комбайн” колхозына берләштерелә (Березовка авылы,1950 елларда үзәк утары Егорьево авылында). 1967 елда “Комбайн” һәм XIX партсъезд исемендәге (Пальцовка авылы) колхозлар 25 Октябрь исемендәге колхозга (үзәк утары Каип авылында) берләштерелә. 1978 елда – авыл “Каип” совхозы, 1995–1997 елларда “Каип” күмәк предприятиесе составына керә.

2015 елдан авылда “Егорьевские теплицы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәдәният

Авылда Богоявление чиркәве бар. Чиркәү янында Г.Р.Державин әти-әнисе төрбәсе (2003 елда шагыйрь эскизлары буенча торгызыла; әтисе – Р.Н.Державин, 1754 елда үлгән, һәм әнисе – Ф.А.Горина, 1784 елда үлгән), чиркәүне төзеттерүче А.Ф.Чемодурова кабере урнашкан. 2003 елда Архангел Гавриил чиркәве салына.

Гыйбадәтханә комплексы янында изге чишмә өстендә коену урыны белән агач кәшәнә төзелә, ул Кырым архиепискобы изге Лука хөрмәтенә изгеләндерелә. 2016 елда Г.Р.Державин бюсты куела.

Күренекле кешеләре

С.И.Исаев (1933–2015) – хакимият-хуҗалык һәм партия эшлеклесе, шагыйрь, РФ Язучылар берлеге әгъзасы, “Почёт билгесе” ордены кавалеры (ике тапкыр);

И.С.Матвеев (1907–1968) – Советлар Союзы Герое, полковник, Ленин (өч тапкыр), Кызыл Байрак (ике тапкыр), Александр Невский, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

А.Г.Хуторов (1921 елда туган) – рәссам, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 123,
1782 елда – 82 ир-ат;
1859 елда – 448,
1884 елда – 527,
1897 елда – 492,
1908 елда – 480,
1920 елда – 620,
1926 елда – 515,
1938 елда – 506,
1949 елда – 132,
1958 елда – 122,
1970 елда – 53,
1979 елда – 53,
1989 елда – 23,
2002 елда – 10,
2010 елда – 17,
2017 елда – 22 кеше (руслар – 70%, татарлар – 30%).