Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциянә кадәрге чыганакларда шулай ук Архангельское исеме белән дә искә алына.

1860 еллара кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу тарала. Аракы һәм кирпеч заводлары эшли.

Беренче чиркәү 1593 елга кадәр төзелә. XVIII йөз алдыннан 2 агач чиркәү була, алар 1704 – 1711 еллардагы башкортлар кузгалышы вакытында яндырыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша (1861 елда ачыла), Михаил-Архангел чиркәве (1797 елда төзелә), чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда бер сыйныфлы ир балалар мәктәбе буларак ачыла, 1897 елдан – ике сыйныфлы; 1916 елда 40 ир бала укый), катнаш мәктәп (1897 елдан; 1912 елда 60 ир бала һәм 15 кыз бала укый), Казан аеклык җәмгыятенеҗ уку өе, су тегермәне, май заводы, 2 тимерче алачыгы, казна шәраб, 2 сыра һәм 2 бакалея кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1199 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Красная Нива» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда –Жданов исемендәге (авылда үзәк утар урнаша), 1989 елдан – «Дружба» (хуҗалык кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә) колхозлары, 1993–1998 елларда «Дружба» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Логос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә, «Хәкимов» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1990–2014 елларда – урта, 2015–2017 елларда тулы булмаган урта мәктәп эшли. Мәдәният йорты (бина 1979 елда төзелә), китапханә (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре: I һәм II Бәтке авыллыклары (монголларга кадәрге болгар һәм гомумболгар чорлары) табыла.

Күренекле кешеләре

П.А.Баландин (1925–1994) –театр рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1950–1985 елларда Татар республика күчмә театрының (1979 елдан – Татар драма һәм комедия театры, 1988 елдан – К.Тинчурин исемендә) баш рәссамы.

Халык саны

1782 елда – 412 ир-ат;
1859 – 558,
1897 – 643,
1908 – 914,
1920 – 975,
1926 – 850,
1949 – 296,
1958 – 228,
1970 – 249,
1989 – 237,
2002 – 213,
2010 – 198,
2020 – 172 кеше (мөселман татарлар – 65%, руслар – 32%, керәшен татарлар – 2%).