Эчтәлек

1859 елда Казан шәһәр думасыннан килгән һәм халыктан җыелган акчага, Казан губернаторы П.Ф.Козлянинов һәм халык училищеләре директоры О.А.Имшеник башлангычында, 1 нче разрядлы кыз балалар училищесе буларак ачыла.

1869 елдан Мария гимназиясе.

1870 елда Кыз балалар гимназияләре турындагы кагыйдәгә туры китереп үзгәртелә.

1870 елда 7 нче сыйныф, 1871 елда — 8 нче педагогик сыйныф ачыла.

Казанда иң эре урта уку йорты санала, 1879 елда укучылар саны якынча 900 кеше, ХХ йөз башында мең кешедән арта.

Халык укытучыларын әзерләүдә әһәмиятле роль уйный.

ХХ йөз башында Казан шәһәр башлангыч мәктәпләрнең һәм земство мәктәпләренең укытучыларының күпчелеге бу гимназияне тәмамлаучылар була.

1918 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Беренче елларында Воскресенский урамында (хәзерге Кремль урамы) Крупенников йортында вакытлыча алынган бинада, 1873 елдан — үз бинасында Петропавел соборы каршында (архитектор Л.К.Хрщонович; архитектура истәлеге) урнаша.

Әдәбият

Смирнов П. Исторический очерк Казанской Мариинской женской гимназии за 25 лет её существования (1859–1884). К., 1884;

Траубенберг П.В. Казанская Мариинская женская гимназия: её современное состояние и деятельность. К., 1900.