- РУС
- ТАТ
Дирижер, педагог, ТАССРның халык артисты (1980), РФнең атказанган артисты (2010)
1950 елның 5 ноябрендә Казахстан ССРның Чимкент шәһәрендә туган.
1974 елда Ленинград консерваториясенең симфоник дирижерлык (К.Симеонов һәм И.Мусин класслары) факультетын тәмамлый.
1974–1975 елларда Казахстандагы Дәүләт телерадиосында Камера симфоник оркестрының баш дирижеры, 1976–1979, 1986–1989, 2001–2003 елларда Казахстан академия опера һәм балет театры дирижеры, баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, бер үк вакытта Казахстанның Дәүләт симфоник оркестры дирижеры. 1979–1985 елларда Татар филармониясе симфоник оркестры дирижеры.
1990–1991 елларда – С.М.Киров исемендәге опера һәм балет театры (Санкт-Петербург), 1991–1996 елларда – Бавария дәүләт операсы (Германия, Мюнхен шәһәре), бер үк вакытта, 1994–2000 елларда, Швеция Король операсы дирижеры.
2003 елдан Татар опера һәм балет театрында; бер үк вакытта, 2006 елдан – К.Байсәитова исемендәге Милли опера һәм балет театрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, 2007 елдан Музыка академиясендә (Казахстан, Астана) укыта.
Дөньяның иң абруйлы концерт мәйданнарында, шул исәптән Метрополитен-операда (АКШ, Нью-Йорк шәһәре), Инглиз милли операсында, Гранд-операда (Франция, Париж), Зур театрда (Мәскәү) чыгышлар ясый.
Атаклы музыкантлар һәм артистлар (М.Плисецкая, Р.Аланья һ.б.) белән эшли. Бразилия, Төркия, АКШ, Көнбатыш Европа илләрендә гастрольләрдә була.
Репертуарын классик симфоник һәм опера әсәрләре, шулай ук хәзерге авторларның симфоник, опера һәм балет әсәрләре буенча спектакльләрнең премьералары тәшкил итә. «Алкисса» (2006), «Кыз-Кыйялы» (2008) балетлары һ.б. музыкаль әсәрләр авторы.
Казахстанның «Курмет», «Достык» орденнары белән бүләкләнә.
Шведский дивертисмент России: Николай Вуколов. Ренат Салаватов. СПб., 2004.
Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казань, 2011.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.