- РУС
- ТАТ
композитор, музыка белгече, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954)
1907 елның 15 феврале, Уфа губернасы Бәләбәй шәһәре – 1983 елның 4 гыйнвары, Казан.
1926 елда Казан музыка техникумын (О.Родзевичта фортепьяно классы), Гнесиннар исемендәге (Мәскәү) Музыка-педагогия институтының теория-композиция факультетын тәмамлый (1946).
Казан музыка училищесендә (1936–1945), Казан консерваториясендә (1945–1977) композиция һәм музыка теориясе фәннәрен укыта.
Шәкертләре арасында: Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, Х.Вәлиуллин, Х.Әбделмәнов һ.б.
Виноградовның композиторлык иҗатында төп урынны камера-инструменталь һәм камера-вокаль әсәрләр алып тора.
Алар арасында симфоник оркестр өчен татар халык көе «Әпипә» темасына вариацияләр, фортепьяно өчен балалар альбомы, ике фортепьяно өчен татар маршы, М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасына кантата, А.Пушкин, С.Щипачёв шигырьләренә романслар циклы, татар шагыйрьләре шигырьләренә романслар һәм җырлар, фортепьяно өчен 12 кытай халык җыры эшкәртмәләре, вокал һәм фортепьяно өчен татар, рус, кыргыз, инглиз халык җырларының эшкәртмәләре бар.
Файзи Дж. Юрий Васильевич Виноградов // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957.
Бикчурина Ф. Юрий Виноградов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.