Тарихы

Авылга XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында нигез салына, Яланкүл авылы белән берләштерелә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, су тегермәне, шимбә базары эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1383 дисәтинә тәшкил итә.

ХХ йөз башында Яланкүл авылында «Төрмәләр хатирәсе» повесте (1913) авторы, язучы Зәкиҗан Шәнгәрәев (1837 – 1937 елдан соң) имам булып тора.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Тымытык авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Күктәкә» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Рәхмәтуллин), 1939 елда «Коминтерн» дип үзгәртелә.

Авыл үсешенә колхоз рәисе Г.Сәйфуллин зур өлеш кертә (1948–1961 елларда). 1948 елда авыл янында Ык елгасы буенда «Коминтерн», «Марат», «Маркс», «Яктыкул», «Кызыл канау», «Ирекле», «Авангард» колхозлары тарафыннан колхозара гидроэлектрик станция төзелә башлый (ТАССРда беренче гидроэлектрик станция).

1951 елның 5 ноябрендә 100 киловатт егәрлекле гидроэлектрик станция файдалануга тапшырыла. Ул, Иделдә Куйбышев гидроэлектрик станциясе төзелгәнче, хуҗалыкларны электр энергиясе белән тәэмин итә.

1959 елда «Коминтерн» колхозы «Авангард» колхозы составына керә (Тымытык авылы). 1991 елда авыл «Авангард» колхозы составыннан чыга һәм мөстәкыйль «Яланкүл» колхозы оештыра. 1997 елдан «Яланкүл» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1930 елга кадәр элекке беренче мәхәллә мәчете бинасында урнаша), 1935 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык (1967 елда яңа бина төзелә), 1994 елда – урта, 2011 елда – башлангыч (2015 елга кадәр эшли) мәктәп итеп үзгәртелә.

1937–1938 елларда икенче мәхәллә мәчете ябыла.

Авылда мәдәният йорты (бина 1963 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (2015 елда мәктәп ябылгач, анда 1999 елда Э.А.Мифтахова нигез салган мәктәп музее экспонатлары урнаша).

2001 елда авылда мәчет төзелә.

Авылдан 2.5 км читтә бронза дәвере археология истәлеге – Күктәкә туктаулыгы урнаша.

Күренекле кешеләре

И.Ш.Сәйфуллин (1945 елда туган) – химик-технолог, химия фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган машина төзүчесе, Дәүләт думасы депутаты (1995–2000 елларда).

Халык саны

1889 елда – 540,
1908 елда – 735,
1920 елда – 751,
1926 елда – 512,
1949 елда – 573,
1958 елда – 542,
1970 елда – 591,
1979 елда – 445,
1989 елда – 289,
2002 елда. – 359,
2010 елда – 354,
2015 елда – 340 кеше (татарлар).