Тарихы

1701 елдан Салаус авылы буларак мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, су тегермәне була; XX йөз башында мәчет, кыз балалар өчен мәдрәсә (1911 елдан) мәктәп, су тегермәне бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1656,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Метрәй авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Фордзон” колхозы оештырыла. 1932 елда Фрунзе исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1954 елда – аның составына “Биектау” колхозы (Иске Чакмак авылы), 1958 елда “Үрнәк” колхозы (Үрнәк авылы) керә, 1971 елда “Үзәк” совхозы итеп үзгәртелә. 1991 елда мөстәкыйль “Биектау” хуҗалыгы булып аерылып чыга. 2000 елдан “Мухан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Салауз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хәзер крәстиян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1989 елдан), балалар бакчасы (1981 елдан, 2014 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), китапханә (1946 елдан, 1975 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, “Сафа” мәчете (2011 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сәйдәш” балалар хореография коллективы, “Нур” театр коллективы (икесе дә 2011 елдан) эшли.

“Үзәкәй” чишмәсе төзекләндерелгән.

Авыл тирәсендә археология истәлге табыла – Салауз-Мухан авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

И.Ф.Гыймаев (1918–2003) – партия һәм хуҗалык эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, ТРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре, Чистай ликер-аракы заводы директоры (1963–2002 елларда), Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры.

Халык саны

1816 елда – 88 ир-ат;
1870 елда – 446,
1897 елда – 812,
1920 елда – 1026,
1926 елда – 1001,
1938 елда – 866,
1949 елда – 663,
1958 елда – 522,
1970 елда – 864,
1989 елда – 522,
2002 елда – 434,
2010 елда – 432,
2017 елда – 449 кеше (татарлар).