Биографиясе

1940 елның 1 гыйнвары, Горький өлкәсе, Лукоянов районы Неверово авылы – 1993 елның 9 апреле, Казан.

1962 елда Чабаксар педагогика институтын тәмамлый.

1966 елдан Казан университетында, 1985 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтының гомуми химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туендырылмаган һәм гетерокумулен системалар химиясенә, гетероцикллы һәм күпфункцияле кушылмалар синтезына карый. Ацилизоцианатларның электрон, фәзаи төзелешен һәм реакциягә керүчәнлеген тикшерә. Ацилизоцианатларның туендырылмаган кушылмалар белән яңа реакциясен ача. Биологик актив кушылмаларны: үсемлекләрне саклау чараларын (үсеш регуляторлары, гербицидлар һәм фунгицидлар) һәм фармакологик актив матдәләрне (анальгетик, ялкынсынуга каршы, кардиостатик) синтезлау ысулларын эшли.

Хезмәтләре

Биологически активные соединения в сельском хозяйстве. Казань, 1987;

Cycloaddition reactions of aliphatic and aromatic acyl isocyanates // Synthesis. 1974. № 7 (автордаш);

Addition of aliphotic acylisocyanates to unsaturated compounds // шунда ук. 1982. № 6 (автордаш).

Автор – В.Г.Абзалова